Кечкенәдән яраткан шигырьләр (0+)

31 март көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен А.Л.Барто иҗаты буенча «Кечкенәдән яраткан шигырьләр» әдәби сәгате узды.
Агния Львовна Барто – балалар шагыйрәсе, ул балаларга бик күп матур шигырьләр бүләк иткән. Яшь китап сөючеләр игътибарына берничә буын балалар укып үскән китаплар авторы, үзенчәлекле хатын-кыз турында чыгыш тәкъдим ителде. Аның әсәрләре җиңел укыла, күңелле, гади һәм балаларга аңлаешлы. Алар балаларга тәрбия бирә, хезмәт сөючәнлеккә, тәртипкә, гаделлеккә – тормышта кешегә кирәкле сыйфатларга өйрәтә. 
Чара барышында А. Барто иҗаты буенча презентация күрсәтелде. Балалар шагыйрәнең әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирде һәм пазллардан Агния Барто китаплары тышлыкларын җыйды. Шулай ук «Любочка», «Девочка рёвушка» мультфильмнарын карадылар һәм чара азагында танылган шигырьләрне искә төшерделәр.  Чара бик кызыклы һәм җанлы рухта үтте. 

Поделиться: